Апас тракторлары печән ашамый

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

-Татарстан күләмендә еллык кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен якынча 140 мең тонна ягулык-майлау материаллары кирәк,- дип санап чыгарганнар авыл хуҗалыгы министрлыгында.

- Безнең районда быелгы кыр эшләренә кимендә 5-8 мең тонна дизель ягулыгы, бензин, төрле майлар кирәк булачак. Ел да Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча аның шактый өлешен “ТАИФ”, “Татнефтепродукт”, “Татнефть» завод-ягулык базаларыннан ташламалы бәядән кайтарабыз. Район авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма, хуҗалыклар ихтыяҗга бәйле бу заявкаларын Казанга тапшыруны төгәлләде инде,-дип белдерде районның баш инженеры Илдус Амануллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International