Россиянең дәүләт канаты астында эшләүче бер банкы ышанычлы, кредит тарихы чиста булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нибары 5 процент ставкалы кредитлар бирү портфеленә заказлар җыя. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәүгә 5 миллиард сумлык шундый кредитка заявка тапшырган. Аның 2,5 миллард сумлык өлеше хупланган.
-Әлегә бу исемлектә Апас районы юк, эш дәвам итә,-дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә.