Апаста салым инспекциясенә декларация тапшыру 2 майда төгәлләнәчәк

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Район салым хезмәте җитәкчесе Рамил Нәбиуллин апаслыларны 2016 елда алган табышлар турында декларация тапшыру вакытының санаулы гына калуын тагын бер кат искәртә.

-2 майда бу эш гомумән төгәлләнергә тиеш,-ди районның баш салымчысы. -Эш бирүчеләр, эшмәкәрләр һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен таләпләр катгый. Законнарда сизелерлек үзгәрешләр юк. Бүгенге тәртип буенча еллык эшчәнлек турындагы декларацияне электрон юл белән дә юлларга мөмкин. Мәгълүматларны тапшырганчы саннарның дөреслеген җентекләп тикшереп чыксагыз иде. Хаталарны төзәтү артык вакытны ала, игътибарсызлык аркасында төрле күңелсезлекләргә юлыкмагыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәм-безнең хезмәт бүген элеккеге санэпидстанция бинасының икенче катында урнашкан. Адресыбыз: Апас, Кызыл Армия урамы, 93 нче йорт. Телефон: 2-22-37.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International