Зөядә быел да ярларын чистарту өмәсе үткәреләчәк

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

-Татарстанда 2017 ел экология һәм җәмәгать киңлекләре девизы астында үтәчәк,- диде журналистлар өчен 28 мартта үткән брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

–Россиянең иминлек министры Шойгу җитәкчелек иткән Рус география җәмгыяте (РГО) Татарстан сулыкларын өйрәнү маршрутына Чирмешән, Бола, Зөя елгаларын дә кертте. Байдарка-көймәләрдә йөзеп, гидроэкспедицияләр Иделгә кадәр аларның халәтен тикшереп чыгачак, апаслылар белән очрашачак. Узган елда уртак көч белән Зөя күпере тирә-юне чистартылган иде. Быел да районда елга-күлләрдә шундый акцияләр үткәрү планлаштырылды. Анда район мәктәпләре укучылары катнашуы да күздә тотыла,-дип хәбәр итә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International