Апас чиста, матур булса бүләккә тагын Грант алырбыз

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

-Районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр чисталык икейлыгы игълан ителде. Ел да шушы вакыт аралыгында үткәрелүче чисталык икеайлыгы чараларында, өмәләрдә, яшелләндерү, агач-куаклар утырту атналыкларында районда 5000 меңнән артык кеше катнашуы мәгълүм. Узган елда, мәсәлән, яшелләндерү сезонында район күләмендә барлыгы 3000 төп төрле чәчәкләр, 2000 төпкә якын агач-куаклар утыртылды. Чисталык өмәләрендә барлыгы 500 тоннадан артык чүп-чар түгелде. Быел да Татарстан күләмендә берничә юнәлештә үткәреләчәк чисталык, төзекләндерү һәм яшелләндерү конкурс-акцияләрендә катнашачакбыз. Узган елларда шул ярышларда җиңеп берничә Грантка лаек булган идек. Әнәле чишмәсе, матур фонтаннар, үзәк паркның бүгенгесе әнә шул активлыгыбыз, бердәмлегебез, чисталык-матурлыкка омтылуыбыз нәтиҗәсе ул,-ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International