27 март – театр көнендә, Апас районы мәдәнияте тагын бер шатлыклы хәбәргә ия булды. Республикакүләм "Иделкәем" фестивалендә катнашып, Миләүшә Алиуллина житәкчелегендәге "Мушкетерлар" балалар театры Дипломант, ә Галия Жәләлиева житәкчелегендәге, Зур Күккүз китапханәсе каршында эшләп килүче "Серле дөнья“ балалар курчак театры коллективы 1 нче дәрәжә лауреат исеменә лаек булып, сертификат белән бүләкләнде.