31 мартта Апас аграр көллияте спорт залы, тир һәм аудиторияләрдә районкүләм “Аҗаган” хәрби-спорт, патриотик ярыш-конкурс үткәрелә. Командалар 6 номинациядә көч сынаша. Анда барлыгы 19 мәктәп командасы катнаша. Район турында җиңүче мәктәп командасы Апас данын Казанда “Аҗаган” финал ярышларында яклаячак.