Апас көллиятендә чираттагы яңалык

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Апас аграр көллияте ашханәсендә кайбер көннәрдә 300-400 кешегә кайнар аш-су пешерелә. 
-Андый вакытта берәр центнер чамасы бәрәңге чистартырга туры килә. 1 ай элек көллият директоры Фаил Курамшин теләктәшлеге белән, район хакимияте, мәгариф бүлеге, үзебезнең министрлык аша бәрәңге чистарткыч машина алып кайттылар. Аны 3 атна элек кабыздык, бик рәхәт, бәрәңгене тиз һәм пөхтә чистарта, кабыкка да күп чыкмый,-диләр биредә эшләүче пешекчеләр һәм аларга даими ярдәм итүче укучы студентлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International