Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыруның төп этабы 29 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Чыгарылыш сыйныфлар БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр үк гариза язды инде. БДИны быел районда 61 укучы бирә. Ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математикадан нәтиҗәләр канәгатьләндерерлек булмаса, БДИны өстәмә этапта – 5-16 сентябрь көннәрендә тапшыру мөмкинлеге бирелә.