“Созвездие-Йолдызлык“ фестиваленең зона этабында җиңгән балалар район мәдәният йорты сәхнәсендә көн саен репетеция үткәреп, Казанда чыгыш ясау өчен тагын да тырышыбрак хәзерләнәләр. 9-14 апрель көннәрендә Казанда “УНИКС“та узачак ярымфинал бәйгесенә “Пилигрим“ бию төркеме, җырчылар Амира Мваку (Апас), Булат Фәтхелисламов (Морзалар), Энҗе Туктагулова (Биеш), Энҗе Шәйхиева (Апас), Илүзә Гәрәева (Күккүз), Алия Шәмсетдинова (Чурибураш), нәфис сүз номинациясендә Зилә Садыйкова (Апас), Зәринә Абдуллина (Борнаш), Адилә Гайнетдинова (Балтай) барачаклар. Яшь “Йолдызларыбыз“га уңышлар телибез!
– Без ярымфиналдан финалга үтеп район данын якларга тиеш. Балалар шуңа да көчләрен кызганмыйлар. Һәркайсының җиңүгә өмете зур, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.