Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында балаларны ашату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бирегә мәктәп директорлары, бакча мөдирләре һәм азык-төлекне китерүчеләр чакырулы иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина һәм башкалар чыгыш ясады. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр дә балаларны дөрес тукландыру, сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә багышланган иде.