Кызылтау мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә булып узды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

1нче апрель – бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан Кызылтау урта мәктәбендә биология укытучысы Сафина Илсияр, авыл китапханәчесе Гаффарова Нурияләр башлангыч класс укучылары катнашында “Хуш киләсез, кошкайлар!” исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә кошлар сайравы тавышлары белән башланып китте, кошлар турында эчтәлекле презентация күрсәтелде. Укучылар бик матур итеп кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International