Район мәдәният йорты фойесында һәр көн саен өстәл теннисы түгәрәге эшли. Биредә тренер-укытучы Марсель Хисамов кул астында кырыкка якын укучы шөгыльләнә.
– Укучылар дәрестән соң киләләр, бик кызыксынып уйныйлар. Кич белән өлкәннәр уйный. Бәйгеләрне дә еш үткәрәбез, – ди тренер.