1нче апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланып китте. Районыбызның асыл егетләре хәрби-медицина тикшерүе үтеп аерым комиссиядә каралалар. Бүгенге көндә төрле уку йортларында укучыларга укуларын тәмамларга мөмкинлекләр (отсрочка) бирелә. Егетләрнең кәефләре дә әйбәт.
– Чын егет кеше хезмәт итеп кайтырга тиеш, бер ел сизелмәс тә кебек, дөньялар гына тыныч булсын, - диләр алар. Комиссия эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева да катнашты.