Апас “Форпост”чылары арасыннан иң көчле команданы ачыкладылар

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Узган атнада гына Апас аграр көллиятендә “АҖАГАН” хәрби-патриотик уеннарының район этабы үткән иде. 4 апрельдә исә мәктәпләрнең “ФОРПОСТ”, балалар, мәктәп укучылары арасында тәртип саклау отрядлары очрашты. Бу ярышларда барлык мәктәп командалары актив катнашты. Былтыргы конкурста җиңгән Борнаш мәктәбе вәкиле ярыш байрагы күтәргәч тә, 3 мартта Санкт-Петербургта күңелләрен өшетерлек террорлык акты-метрода шартлау вакытында һәлак булучылар, зыян күрүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район башкарма комитетты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район эчке эшләр бүлеге фәкиле Рания Михайлова, район мәгариф бүлеге, “Сәләт” Үзәге вәкилләре күзәтчелегендә балалар 4 номинациядә көч сынашты. Кунак чакыручы як-Борнаш мәктәбе вәкилләре  командаларны ашханәдә бик тәмле аш-су белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International