Президент программасы буенча моннан 3 ел элек төзелгән заманча Борнаш мәктәбендә бүген тугыз авыл балалары укый. Мәктәп ашханәсендә укучылар өчен тәмле аш-су әзерләүче уңган пешекче-хезмәткәр апалары Румия Сөләйманова, Илсөяр Хшбибуллина, Гөлназ Шәйхетдинова, Гөлфания Зарипова һәм җавплы укытучыларга балалар да бик теләп булышалар. Мәктәп яшелчә бакчасында үстергән, кышкы саклауга куелган тәм-томнар, кайнатмалар да балалар аш өстәлен шактый тулыландыра.