Кошлар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр – агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Шулай ук алар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч очышлары белән кешеләрне сөендерерләр.
Канатлы дусларыбызны каршы алырга Иске Йомралынын 4 нче сыйныф укучылары аеруча ныклап әзерләнәләр. Алар һәрберсе өйләрендә сыерчыкларга оялар ясадылар , ә инде бик актив укучылар мәктәп янына куярга да оялар алып килделәр.