Борнаш мәктәбе һәм авыл китапханәсендә китаплар тузан җыеп ятмый. Китапханәче Фирая Сәлимуллина һәр китап укучының зәвыгын яхшы белә. Әле кичә генә ул мәктәптә татар балалар китапларыннан бик матур күргәзмә оештырды.