Дәвешлеләр быел кырга районда беренче булып чыгарга әзерләнә

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Дәвеш машина-трактор паркы мөдире, Татарстанның атказанган механизторы Зөфәр Нургалиев, слесарь Рамил Гыймадиев,  Камил Гыйззәтуллин, тракторчылар Илдар Зиннәтуллин белән Рөстәм Сафиуллин, абыйлы-энеле  Иршат белән Айдар Рәхмәтуллиннар һәм барлык игенчеләр быелгы язгы кыр эшләренә күптәннән әзер инде. Бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров алар белән бик дустанә, ипле эшли.

-Иртә яздан безнең якларда ике  мең гектардан артык мәйданда дым каплау, җир әзерләү, язгы чәчү үткәрәсебез бар. Техника, кешеләр, ашлама-чәчүлегебез ике айлар элек тулы әзерлек сызыгында безнең Дәвештә,-ди бүлекчә бухгалтеры Ләйсән Мифтахова..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International