11 апрель көнне, 10.00 сәгатьтә, район үзәк китапханәсе бинасында “Татарстан – уртак йортыбыз“ эстафетасы, “Милли әдәбият күргәзмәләре һәм таныштыру очрашулары“ кысаларында кичә оештырыла. Биредә Зиннур Мансуров, Лирон Хәмидуллин, Фатих Кутлу һәм башкалар катнашачак.