Районның ЗАГС бүлегендә авыл җирлеге сәркатибләре катнашында киңәшмә узды. Биредә эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Олы Бакырчы авыл җирлеге сәркатибе Гөлфия Кәлимуллина һөнәри осталыгы һәм ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Актларны теркәү идарәсенең Мактау грамотасына лаек булды.