Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре! Бәгырь кисәкләрем, соң булса да, уң булсын дип язарга булдым әле. Юбилейда әйтә алмаган сүзләремне шушы хатка языйм әле. Җаннарым, мине шулай зурлаганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә сезне дә зурласын, миннән хәер дога шул сезгә! Минем бит сезне бик тә күрәсем килә. Бигрәк тә хакимият вәкиле Луиза Сафинаны, Гүзәл Хилавиеваны, Ләйлә Шиһабиеваны. Өлкәннәрне барлап торучы җитәкчеләргә дә рәхмәт җиткерәсем килә. Исән генә булыгыз да, дөньялар тыныч булып, тапкан малларыгызның рәхәтен күрегез. Гаилә бәхете телим сезгә! Авыл җирлеге башлыгы Рузия дә күчтәнәчләрен кертте, аңарга да рәхмәт яусын. Мине шулай зурлаулары өчен балаларыма да зур рәхмәтлемен.
Кабат сәлам белән, сезне яратып – Рәкига әбиегез Халикова.
Без – “Йолдыз“ редакциясе коллективы да Рәкига әбине тагын бер кат олы юбилее белән котлыйбыз, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гел шулай җитез һәм көр күңелле булып калуын телибез!