Кече Болгаер авылында җирләр кипкәч,”Изгеләр” зират өстен тирестән арындырып, чистартып,тирә-ягына баганалар утыртып,тирәләп алырга җыенабыз.Шулай ук, кышка җылыту максатыннан,авыл мәчетенең стеналарын, түшәмен такта белән эчләү,тәрәзәләрен җылытып,буяу эшләре дә планлаштырыла. Авылдашлар,әби-бабалары тумышы белән шушы авылдан булган якташлар! Изге Рамазан айлары якынлашканда,бу эшләрне Аллаһы Тәгалә һәм сезнең,безнең ярдәм белән башкарып чыгарбыз дип ышанып каласы килә.Хәлегездән килгәнчә ярдәм итүегезне сорыйбыз.Аралашу өчен телефоннар:39-2-08,39-2-21.
Бер төркем авылдашлар.