Апас районының мәдәният йортларында спорт ярышлары узды. Әлмәндәр авылы мәдәният йортында студентлар арасында шашка һәм бильярд ярышлары оештырылды. Барлыгы 20 кеше катнашты. Яшьләр беренчелек өчен көрәшеп кенә калмады, аралашты, сөйләште, күреште. Олы Бакырчы мәдәният йортында танылган якташыбыз Шәүкәт Галиев истәлегенә бильярд ярышы булды Биредә 17 ир-егет катнашырга теләк белдергән.