Олы Болгаер клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак“ һәм күчмә китапханә каршында эшләүче “Әкияттә кунакта“ түгәрәкләрендә шөгыльләнүче хатын-кызларны клуб мөдире Миңнегөл Галиева белән китапханәче Гөлүсә Гайфуллина Апас туган якны өйрәнү музеена алып килделәр. Идарәче Нияз Гайфуллин белән авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина машина белән тәэмин иттеләр. Кунакларны Рәмис Ногманов музей белән таныштырды, истәлеккә фотога да төштеләр.
– Бик күңелебез булды, рәхәтләнеп ял иттек, Апасыбызның матурлыгына сокландык. Рәхмәт оештыручыларга, – диделәр Олы Болгаерның актив, уңган-булган апалары.