Апаска “Ак Барс” капитаны Александр Свитов килде

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

9 апрельдә  Апаска «Алтын алка» Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов, хоккей җанатарлары һәм районның иң яшь хоккейчылары чакыруы буенча Казанның “Ак Барс” хоккей командасы капитаны, атказанган спорт мастеры Александр Свитов килде.

-Мин дә сезнең кебек үк 4-5- яшьтә үк тимераякка бастым. Ул чакта мин әле Омск шәһәрендә яши идем. Хоккей ул бер якаңнан тотса, гомер буе җибәрми икән-Россиякүләм бик күп турнирларда катнашып, команда составында чемпион титулларына ирештем. Сезгә дә шундый спорт бәхете елмайсын,-диде күпләрнең кумиры үзен каршы алучы балалар белән җылы итеп күрешеп.  Чемпион Свитов Апаста бу көнне гади кунак, тамашачы гына түгел иде, әлбәттә. 2008-2010 елларда туган яшь хоккейчыларга ул затлы кәшәкәләр, үзенең “Ак Барс”  команда капитаны спорт формасын бүләк итеп калдырды. Аны мәңгелек саклауга спорт сарае стендына куярга килештеләр. Бу тантанадан соң “Ак Барс” командасы капитаны Бөек Җиңү Күчмә Кубогына район хоккей командаларының плей-офф уенына старт биреп, бозга үзенең һәм дусларының исемле алкаларын ташлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International