“Габбас абый классы” яшьлеген сагына

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

40 елдан артык гомерен Сатмыш, Дәвеш якларында мәктәп, балаларга белем бирүгә багышлаган, шуның 30 елын директор булып эшләгән Габбас Халиковның укучылары аны бик хөрмәт итеп, әнә шундый исемле китап чыгарганнар. Бүген Дәвештә гомер итүче остаз бик үзенечәлекле шәхес. Яшь чакларыннан да уздырып, тимер-томыр белән мәш килә, машиналарга төрле арбалар, тагылмалар  ясый.

 -Дингә тартылдым әле-дип каршылады ул мине киң вә чиста чирәмле ихатасы каршында. –Тора-бара халык им-томчысы дигән даным дә чыкты менә. Бармакларым белән тоемлап массаж ясап, күпләрне бимазалаган, сызлаган кул-аяк буыннарына шифа бирәм. Сәламәт тәндә сәламәт рух диюләре бик дөрес ул, тик рух алдан йөрергә тиеш. Авылыбызың, районыбызның йөзек кашы булган мәчетебез бүген шөкер, нәүмиз, ятим түгел. Балаларын биредә үстереп, үзе салдырган мәктәптә укытып олы тормыш юлына чыгарып җибәргән председатель Хәмит Миннегалиев гаиләсе бүләк итте аны авылга. “Әтиләр” мәчетен ачу тантанасы Апас өчен дә зур вакыйга булды. Яшьлегем үткән Сатмышта бик хөрмәтле шәхес һәм остаз, хезмәттәшем Рим Хәлимовичне бик хөрмәт итеп яшим. Без яшь  чакларда район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илгизәр Хаҗиевич, чордашларым белән дә аралар суынганы юк. Барысы белән дә аралашып, яшьлек хатирәләрен барлап, очрашып яшәп ятышым.

-Минем кебек үк бар гомерен балалар укытуга багышлаган тугрылыклы хатыным, сыңар канатым Гөлзидә белән элеккеге укучыларыбыз нәшер иткән бу китапны бик яратып кабул иттек. 3 балам да бик шатланды. Кода-кодагыйлар алдында да бик горурланып укыйбыз аны. Автор-төзүче, элеккеге укучыбыз Хәмзә Бәдретдиновка, безне онытмаучы һәркемгә зур рәхмәтебезне яраткан “Йолдыз” аша юллыйбыз,-дип озатып калды Дәвешнең тере, кабатланмаслык тарихын барлап яшәүче Габбас абзый. Меңләгән укучылары, әти-әниләре күңелендә якты эз калдырган Габбас ага теләкләре үзе кебек үк самими һәм якты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International