Турай авылы янәшәсендә Казан юлында Үләмә аша беренче күпер 1935 елда салына. Ул чакта ул әлбәттә инде агачтан гына була, ел да язгы ташу алып китә. Моннан 30 ел элек шул урынга заманча, 90 метр озынлыкта тимер-бетон күпер монтажлана. Ул чакта әле бу юлда транспрт ташкыны хәзергедәй көчле түгел. Соңгы хронометражлар буенча хәзер бу күпер аша Казан-Ульян ягына тәүлеккә 1000 машина үтә. Инде бүгеннән бу күперне капиталь ремонтлау ихтыяҗы килеп туды. Моны сузу күперне авария хәленә китереп җиткерү куркынычы да бар. 1 атна элек районга автоколонна белән күпер төзүчеләр килде. Башта алар үз шәһәрчекләрен юл астына төшереп, Үләмә ярына куйганнар иде. Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район идарәсе җитәкчелеге тәкъдиме белән ике көн элек аның урынын күчереп, күтәреп куйдылар. Бик вакытлы булды бу-10 апрельдә Үләмә ярларыннан чыкты. Ремонтчыларның район вәкилләре кисәтүенә бик вакытлы колак салулары көтелмәгән хәлләрне булдырмый калды. Алар безгә кадәр Россиянең 15 төбәгендә шундый мөһим күперләрне төзекләндереп өлгергәннәр инде. Соңгы объектлары Киров, Оренбург, Чиләбе якларында булган.
“Аэлит-Групп” компаниясе участок җитәкчесе Вадим Кильмаков белдерүенчә, Турай күпере яңабаштан төзелгән кебек дәрәҗәдә төзекләндередләчәк. Бу эштә композит төзелеш материаллары кулланылачак. Ул 3 метрга киңәйтеләчәк. Төп эшләрне 4 ай дигәндә төгәлләү бурычы куела. Участок җитәкчесе сүзләренчә, район җитәкчелеге аларны җылы каршы алган. Ремонт барган чорда күпер ябылмаячак. Аңа светофор аша чиратлап кертәчәкләр.