Апасның актив хатын-кызлары берләшеп эшли

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Апаста эшләп килүче хатын-кызлар берләшмәсен Наилә Салахова җитәкли. Районыбызның төрле авылларыннан иң актив ханымнарны берләштергән бу оешма өлкәннәр, укучылар белән очрашуларны еш оештыра.

– Без күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә булып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышабыз. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә игътибар үзәгендә, – ди Наилә Салахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International