Район Җиңү Кубогы чемпионы 7 майда билгеле булачак

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Апаста Бөек Җиңүнең 72 еллыгына Апас хоккей Лигасының плей-офф этабына 9 апрельдә старт бирелде. Бу көнне бозда районның “ИЛ-2” һәм “ЯСТРЕБЫ” командалары көч сынашты. 8:0 исәбе белән “ИЛ-2” командасы җиңде. Икенче уенда “РОДИНА” белән “АДМИРАЛ” командалары очрашты, исәп беренчесе файдасына 5:3 белән төгәлләнде.

-Плей-офф этабының икенче туры бу ялда 16 апрелдә үтәчәк, уеннар иртәнге 11 дә башланачак. Җиңү Кубогына ярышларда катнашучы командаларга исемнәр Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы мизгелләр белән бәйле. Җанатарларны бу ялда хәйран кызу һәм гадел уеннарны карарга чакырабыз,-ди “Алтын алка” боз сарае директоры, “ИЛ-2” хоккей командасы капитаны Рамил Мөхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International