22 апрельдә Татарстан халыкларының III Съезды узачак. Шул уңайдан “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле“ дип исемләнгән очрашу-чаралар оештырыла. Үзәк китапханәгә дә Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Лирон Хәмидуллин, язучы һәм тәрҗемәче Фатыйх Кутлу һәм шулай ук республиканың Милли китапханәсе хезмәткәрләре Рәзинә Хәйретдинова белән Рәмзия Закирова килделәр. Очрашу бик җанлы барды. Кунаклар бик күп сорауларга җавап бирделәр. Очрашуда съездга барачак делегатлар, китапханә хезмәткәрләре катнаштылар.