Һәр елдагыча басуларда җир кипкәнне көтмичә тукландыру эше башланып китте. Быел да Апаска авыл хуҗалыгы авиациясе килде. Вакытлы аэродром Кильдураз станциясе янәшәсендәге кырга урнашты. Эш барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев һәм районның җитәкче-белгечләре танышты.