15 апрельдә Апас мәктәбе зур спорт залында мәктәп командалары арасында волейбол ярышлары үткәреләчәк.
-Спортның бу төре мәктәп Спартакиадасы программасына да кертелгән. Шуңа да барлык мәктәп командаларын, җанатарларны ярышларга көтеп калабыз,-ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.