Районның ЗАГС бүлегендә икенче яки өченче бәләкәч алып кайткан гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары бирелде. Барлыгы 11 гаилә тантанада катнашты.
Хәзерге вакытта районда Ана капиталын 1116 гаилә алган. Аның күләме 453026 сумны тәшкил итә.
Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов котлады.