Апас балаларына хәрби кием бик килешә

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

-Быелгы район “Аҗаган” уеннарында һәр мәктәп командасы үзен бик  яхшы әзерлекле итеп танытты,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Бу “Аҗаган” да мәктәп укучыларын “ЮНАРМЕЕЦ” хәрби кием формасы үрнәге белән таныштырдылар. 

Җиңүче командалар, аерым ярышларда шәхси беренчелектә иң зур баллар җыючы яшүсмерләр район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, хәрби комиссар һәм башка җитәкчеләр кулыннан Грамота-Дипломнар һәм медальләр алды.

- Балалар өчен горурланырлык мизгелләр күп булды,-ди Кильдураз мәктәбе укытучысы Илдус Садриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International