Апаста өлкәннәрнең тормышы имин булсын дип тырышалар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Үзәк китапханәдә өлкәннәрнең тормышын имин итү, аларны саклау, яклау буенча профилактик чара, очрашу үтте. Урыннардагы ветераннар советларының актив әгъзалары, социаль хезмәткәрләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идәрәсе белгече Светлана Салаватуллина, район ветераннар советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән Илдар Вәлиев, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рания Михайлова чыгыш ясап, гыйбрәтле мисаллар белән куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр, кисәттеләр. Сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International