Генерал Апаска гашыйк булды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

-Мин күп йөрдем, күпне күрдем,-диде Апаска килгәч Аксубайда туып үскән, 45 ел гомерен илне саклауга багышлаган генерал Молоствов.- Коллегаларым Апаска килеп чык, бик матуррайды ул хәзер, районда хәрби-патриотик тәрбия бик югары дәрәҗәдә куелган дип еш кабатлады, кунакка чакырды. Килүемә бер дә үкенмим-Сезнең хәрби комиссарыгыз, Мәңгелек ут һәйкәле, Мемориал, Батырлар сквер-булвары, музейларыгыз супер! Авыл саен диярлек постаментларга хәрби техника куелган. Мондый зәвыклы һәйкәлләр, фонтаннар безнең Аксубайда, Казанның аерым районнарында да юк. Булдыргансыз, молодцы! Үз күзем белән күргәч, башкаларны да Апасны күреп китәргә өндим болай булгач... 
Генерал белән Апаска килгән аксубайлы Федор Семенов, Кайбыч якларыннан Александр Карпин һәм башкалар да генерал сүзен кабатладылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International