“Россия балалары“ оператив-профилактик операциясе 17 апрельдә башланып китте. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең максаты – балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан балалар арасында төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уздыру планлаштырыла.