Районда “Язгы мәрхәмәтлелек“-“Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясе кысаларында чаралар дәвам итә. Бу акциягә район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик теләп кушылдылар. Алар кечкенә авылларга барып авыл халкына үзләренең җыр биюләрен бүләк итәләр, ял иттерәләр. Тәүгелделеләр алар чыгышын яратып кабул иттеләр.