2017 нче елның 17 нче апрелендә “МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе старт алды. Атналык линейкада мәктәбебезнең президенты Гарифуллин Булат акциянең планы белән таныштырды. Беренче көн “Ветераннар безнең арада” дип атала.
Шул уңайдан 2 сыйныф укучылары ветеран тәрбияче Шарафуллина Сания Нәҗип кызын котлау өчен өйләрендә булдылар. Алар ветераныбызга үзләренең шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Сания Наҗиповна укучыларга зур рәхмәтен җиткерде, укуларында зур уңышлар теләде.