Буада театр коллективларының 17нче регионара “Идел йорт“ фестиваль-бәйгесе бара. Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас халык театры коллективы биредә Зөлфәт Хәкимнең “Шайтан куентыгы“ дип исемләнгән ике пәрдәлек фаҗигасен тәкъдим итте. Спектакль тамашачыга да, жюри әгъзаларына да ошады.