Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге махсус комиссия “Зөя“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы утырышын үткәрде, аның әзерлеген тикшерде. 1 июньнән үзәк балаларны кабул итәчәк. Район мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге, МЧС, санэпидемстанция, үзәк шифаханә һәм башка җаваплы хезмәтләр әзерлек буенча хисап тоттылар.