Татарстан Дәүләт Советы бинасында “Гаммәви мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы“ дип исемләнгән чираттагы республика бәйгесенә йомгак ясалды. Районның “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе “Иң яхшы сюжет“ номинациясендә җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Дипломына, акчалата премиягә лаек булды. Тантанада “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина катнашты. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!