Аны йомгаклап, 7, 8нче сыйныф укучылары Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” драмасын клубта куйдылар. Бөек Ватан сугышы афәтләренең кайтавазы булган бу әсәр Җиңү бәйрәме якынаюын да искәртте. Укучылар һәм татар теле укытучысы Мәрдәнова Әлфия тарафыннан хәзерләнгән спектакльне мәктәп коллективы да, ата-аналар да, авыл халкы да бик яратып карадылар.