Иске Әнәле авылында “Мәрхәмәтле Татарстан“ программасы кысаларында, ялгыз яшәүчеләрнең һәм өлкәннәрнең хәл-әхвәлләре беленә, йорт эшләрендә ярдәм күрсәтелә. Өлкән яшьтәге Сәкинә апа Сәлахетдинова янында булып та тирә-юнен җыештыруда зур өлеш керттеләр. Фельдшер Миләүшә Хәмидуллина, китапханәче Миләүшә Гыймадиева, клуб мөдире Альмирә Сәлаховага ул зур рәхмәтләр әйтеп калды.