Каратун-Ындырчы юлында төзекләндерү эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта юл төзүчеләр бригадасы иске асфальтны кырып алу белән мәшгуль. Биредә яңа асфальт салыначак. Апаста яшәүче Талип Ибәтуллин автогрейдеры белән юлларда эшли. Аның әлеге хезмәткә алынуына 22 ел вакыт узган.