Каратуннан Рәшидә әбигә 95 яшь тулды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Каратунда яшәүче, тумышы белән Бакырчы авылыннан булган Рәшидә әби Низамова 95 яшьлек юбилеен каршылады. Ул төпчек улы Хамис белән килене Дания тәрбиясендә бик хасиятле, бәхетле картлык кичерә. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерде. Рәшидә әби бик канәгать булып, Ил башлыкларына рәхмәт җиткерүебезне үтенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International