20 апрель - “Тормышны коткару” көне дип атала. Шул уңайдан Иске Йомралы мәктәбендә почетлы донор Гашыйгуллина Райхана Кадыйр кызын чакырдык. Почетлы донор һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында очрашу узды. Райхана Гашыйгуллина почетлы донор булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, брошюралар тапшырды. Балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Бары тик сәламәт кеше генә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алуына төшендерде.