Апаска Татарстан Республикасы Президентының бүләкләре кайтты

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Апас районында төрле чаралар программасы башланып китте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына бүләкләр, Котлау открыткалары кайтты. 165 бүләк авыл җирлекләренә тапшырылды һәм изге теләкләр аша ияләренә барып иреште. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина авыл җирлеге башлыклары белән берлектә өлкәннәр янында булып, бүләкләрне тапшырды һәм район башлыгының теләкләрен, ихтирам, хөрмәтен җиткерде. Апастан Фирдәвес Шиһапова, Табар Черкененнән Мария Сусарина, Антонина Данилова олы рәхмәтләрен ирештереп калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International