Акхуҗада “Ак җилкән“ узды

2017 елның 21 апреле, җомга

Акхуҗа мәдәният йортында “Ак җилкән“ кавыштыру-таныштыру клубының чираттагы утырышы узды. Биредә Сатмыш, Ындырчы, Әлмәндәр, Шәмбалыкчы авыл жирлеге яшьләре катнашты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев кичәне ачып җибәрде һәм яшьләргә уңышлар теләде. Төрле җирлектән килгән яшьләр районның мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән аралаштылар, сөйләштеләр, төрле уеннарда катнаштылар, кызыклы киңәшләр алдылар. Җыр-моңнар, биюләр белән үрелеп барган кичә истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International